БАШКОРТСТАНДА Фатих Кәримне искә алалар
18 Feb, 2010 Сылу 0
Башкортстанның Бишбүләк районы Ает авылында халкыбызның күренекле шагыйре Фатих Кәримне искә алу чаралары үтә. Сугыш кырында гомере вакытсыз өзелүгә 65 ел тулуга багышлана бу хәтер чаралары.
Бу көннәрдә район мәктәпләрендә һәм китапханәләрдә Фатих Кәримгә багышланган байтак мәдәни чаралар оештырыла. Аларда укучылар, китапханә хезмәткәрләре, сәнгать осталары, төбәктәге каләм әһелләре катнаша.
Бу атнада Фатих Кәримнең Ает авылындагы йорт-музеена экскурсияләр дә оештырылачак. Фатих Кәрим укулары, инша язу бәйгеләре дә каралган.
Чыганак: www.tat.tatar-inform.ru
