КАЗАНДА яңа стандартларны гамәлгә керткәндә туган телләрне саклау, үстерү турында сөйләшү
Казанда 18-19 февраль көннәрендә «Икенче буын укыту стандартларын кулланышка кертү шартларында туган телләрне саклау һәм үстерү» шәһәр фәнни-гамәли конференциясе уза. Бу чара 21 февраль – Халыкара туган тел көненә багышлап үткәрелә. Аны Казан шәһәре Башкарма комитеты Мәгариф идарәсе, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Тарих институты оештыра. Ќыенда милли республикалар, Гуманитар тикшеренүләр һәм социаль технологияләр үзәге вәкилләренең катнашуы көтелә.
Казан шәһәре Башкарма комитеты Мәгариф идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 18 февраль көнне конференциянең “Гомуми белем бирү системасында Татарстан Республикасының дәүләт телләре”, “Күпмәдәниятле (күптелле) белем бирү: тәҗрибә һәм перспектива”, “Халыкларның телен һәм мәдәниятын саклауда этнокультуралы мәктәпләрнең роле”, “Дәрестән тыш эшчәнлектә туган телләр”, “Мәктәпкәчә белем учреждениеләрендә телләр өйрәнүгә шартлар тудыру”, “Милли мәктәпнең башлангыч сыйныфларында рус телен укыту”, «Мәктәп системасында туган тел укытучыларының квалификациясен күтәрү” дигән темаларга секция утырышлары уза.
Конференциянең пленар өлеше 19 февральдә Казанның 177 нче мәктәбендә уза. Анда Казан шәһәре Мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллинның “Казан шәһәре мәгариф системасында туган телләрне саклау һәм үстерү”, ТР Мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдиновның “Федераль стандартларын гамәлгә кую шартларында Татарстан Республикасында милли мәгарифне саклау һәм үстерү”, Төньяк Осетия дәүләт педагогия институтының ЮНЕСКО кафедрасы мөдире, академик Тамерлан Камболовның “Яңа буын федераль дәүләт стандартларын гамәлгә кертү форматы буларак поликультуралы укытуның полилингваль моделе”, Хакасия Республикасы Аскиз районы Мәгариф идарәсе башлыгы Нина Челтыгмашеваның “Муниципаль белем системасы белән идарә итү: этномәдәни аспект”, ТР Фәннәр Академиясе Тарих институты милли мәгариф үсеше һәм теориясе үзәгенең өлкән фәнни хезмәткәре Марат Лотфуллинның “Федераль дәүләт укыту стандратларын кулланышка кертү шартларында этномәдәни мәгарифне саклап калу” дигән чыгышлары көтелә.
Чыганак: www.tat.tatar-inform.ru