БДИ-2010
Бердәм дәүләт имтиханын узу өчен, 1 нче марттан да соңга калмый, сынауларда катнашуны раслап, гариза язарга кирәк. Гаризада БДИ рәвешендә тапшырылачак фәннәр күрсәтелергә тиеш.
Урта (тулы) гомуми белем алу турында аттестан алу өчен кимендә ике мәҗбүри имтихан бирергә кирәк. Бу – рус теле һәм математика. Биология, химия, география, физика, информатика һәм мәгълүмати-коммуникацион технологияләр (МКТ), рус әдәбияты, тарих, җәмгыять белеме, чит телләр (инглиз теле, немец теле, француз теле, испан теле) кебек фәннәрне булачак абитуриент үз ихтыяры белән сайлый. Әлеге имтиханнар югары һәм урта һөнәри уку йортларына укырга кергәндә соралачак.
БДИ тапшыру турындагы гаризада аталган фәннәр саны чикләнми. Белгечләр, үз чиратында, киләчәктә уку йортына укырга керергә ярдәм итәчәк фәннәрне сайларга куша.
Бердәм дәүләт имтиханы мәсьәләсенә карата сорауларыгыз бар икән, (843) 292 49 06, 292 24 32 телефоннары буенча шалтыратырга кирә, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы.