Университет “киоск”лары ябылу астында
Быелдан 500дән азрак студент укыган югары уку йортлары филиалларына абитуриентларны кабул итү туктатылачак. Бу турыда ведомоство коллегиясендә Мәгариф буенча Федераль агентлык җитәкчесе Николай Булаев хәбәр итә.
Николай Булаев фикеренчә, югары ук йортлары системасын оптимальләштерергә кирәк. Беренче чиратта, уку йортларының икътисади хәленә артык йогынты ясамаган, азкомплектлы филиаллар санын киметү сорала.
500гә якын кеше укыган филиалларга быелдан студентлар кабул итмәскә, ә укучыларның саны 300 булганнарын ябарга куша Мәгариф буенча Федераль агентлык җитәкчесе.
Азкомплектлы филиал уку йортына керем китерми. Аның каравы, филиал үзенең белем бирү сыйфаты белән төп университетның дәрәҗәсен төшерергә сәләтле. Әйтик, ике ел эчендә генә Россиядә 99 филилал һәм 352 вәкаләтлек ябыла.
Николай Булаев югары уку йортлары филиалларын 90 еллар башында Россия шәһәрләре урамнарын басып алган кечкенә сәүдә нокталары һәм киосклар белән чагыштырды. Ул вакытта аларга ихҗыяҗ зур булган. Бүген исә алар кирәкми, шуңа күрә аларны күпләп ябалар. “Белем бирү хезмәтен күрсәтүче “киоск”лардан да азат ителер вакыт килеп җитте”, - дип саный Булаев.