БАЛТАЧ: «Әхлак” дәресләре
17 Feb, 2010 Сылу 1
Кичә Татарстан Республикасының Балтач районы Куныр авылында ислам кыйммәтләренә нигезләнгән “Әхлак” фәне буенча ачык дәрес узды.
Бүгенге көндә әлеге предметны районның 20 гомуми белем бирү мәктәбендә укыталар. Аларда барлыгы 1831 укучы белем ала. Дәресләрне профильле педагогик белемгә ия мөгаллимнәр алып бара.
Гадәттә, ачык дәресләргә тәҗрибә туплау өчен Балтач районының барлык мәктәпләреннән дә вәкилләр килә. Бу юлы исә чарада Татарстанның Кама-Тамагы районы делегациясе дә катнашырга уйлый.
Ачык дәрестән соң Татарстан Республикасының баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев катнашында киңәшмә уза. Биредә сүз урта мәктәптә дини мәдәният белемнәрен укыту практикасы турында бара, дип хәбәр итә IslamRt.ru.
Фикерләр
rezida.2013
4 Декабрь, 2013 - 17:48
Permalink
дәрескә фикер
Мондый дәресләр яшь буынга дөрес тәрбия бирү өчен бик кирәк!