Рус мәктәбендәге татар төркеме укучылары өчен татар теленнән республика олимпиадасы нәтиҗәләре турында
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы “Рус мәктәбендәге татар төркеме укучылары өчен татар теленнән республика олимпиадасы нәтиҗәләре турында”гы 15 нче февраль, 2010 ел, 573/10 номерлы боерыгын бастырды.
Республика мәктәпләрендә татар теле һәм әдәбиятын укытуны камилләштерү, белем бирүнең сыйфатын күтәрү, сәләтле укучыларны сайлап алу максатында, 2010 нчы елның 8-10 нчы февралендә рус мәктәпләренең татар төркеме укучылары өчен татар теленнән республика олимпиадасының йомгаклау туры үткәрелде. Ярышта 9-11 нче сыйныфлардан барлыгы 156 укучы катнашты.
Боерыкка нигезләнеп, шуны әйтергә була:
I дәрәҗәле диплом белән Түбән Кама шәһәре 32 нче гимназиясенең 9 нчы сыйныф укучысы Гөлчәчәк Фазлиева, Саба муниципаль районы Шәмәрдән лицееның 10 нчы сыйныф укучысы Наталья Сергеева һәм Яр Чаллы шәһәре 78 нче лицейның 11 нче сыйныф укучысы Линар Закиров бүләкләнә.
II дәрәҗә диплом алучылар арасында Мөслим районы 2 нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Ринат Вәлиев, Яр Чаллы шәһәре 37 нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Резедә Хәкимуллина, Казан шәһәре Совет районы 8 нче гимназиясенең 9 нчы сыйныф укучысы Альбина Вәлиева, Кайбыч районы Кайбыч урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Эльмира Сафиуллина, Лениногорск шәһәре 7 нче урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Алсу Хакова, Саба районы Шәмәрдән лиценың 11 нче сыйныф укучысы Алия Галиева һәм Чистай шәһәре 7 нче урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Гөлнара Хәмидуллина бар.
Җиңүчеләр турында тулырак мәгълүмат беркетелгән файлда китерелә.