“Татарстан Республикасының Ел тәрбиячесе – 2010”
Мәгариф һәм фән министрлыгы тиздән “Татарстан Республикасының Ел тәрбиячесе – 2010” республика бәйгесе башланачагын игълан итә.
Ярышта мәктәпкәчә тәрбия бирү мәгариф оешмалары педагоглары катнашачак. Җиңүчеләрне I, II, III урыннар һәм өстәмә номинацияләр буенча билгеләячәкләр (музыкаль җитәкче, физик культура буенча инструктор, укытучы-логопед, татар телен (рус телен) өйрәтүче тәрбияче, яшь белгеч - стажы 5 елдан да артмаган тәрбияче).
“Татарстан Республикасының Ел тәрбиячесе – 2010” бәйгесенең төп максаты буларак, мәктәпкәчә тәрбия бирү мәгариф олешмалары педагогы һөнәренең абруен күтәрү, сәләтле педагогларны барлау, мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшләүне оештыруда кулланыла торган инновацион методларны пропагандалау һәм тарату атала.
Бәйге түбәндәге этапларда узачак:
Беренче этап – муниципаль районнарда һәм шәһәр җирлекләрендә (1 нче март – 10 нчы апрель).
Икенче этап – читтән торып узачак республикакүләм тур (11 нче апрель – 20 нче апрель).
Өченче этап – финал (21 нче апрель – 30 нчы апрель).
Тулырак мәгълүмат белән “Нигезләмә” ярдәмендә таныша аласыз.