“Татарча да яхшы бел – IX”
15 Feb, 2010 Сылу 0
Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү Институты “Татарча да яхшы бел – IX” укыту-методик комплексын тәҗрибә рәвешендә гамәлгә кертүче татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен семинар-практикум уздыра.
Укулар агымдагы елның 24-26 нчы февралендә, Казан шәһәре, Оренбург тракты урамы, 2 нче а йорт адресы буенча, 104 нче аудиториядә узачак. Дәресләр 16 сәгатькә исәпләнгән. Тулырак мәгълүмат уку йортының рәсми сайтында.