Татарстан укучылары “сукыр” басарга өйрәнә
15 Feb, 2010 Сылу 0
Клавиатурада “сукыр 10 бармаклы” басу методы бүген Татарстанның 14 мәктәбендә өйрәтелә. Әлеге мәгълүматны узган атна ахырында үткән коллегиядә Мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов бирде.
Әлеге методны үзләштергән укучылар текстны 2-5 тапкыр тизрәк җыя. Министр сүзләренә караганда, бу методка ике ай эчендә өйрәнергә мөмкин. Бүгенге көндә әлеге эксперементта 500 мәктәп укучысы катнаша. Сүз республикабызның Казан, Яр Чаллы Түбән Кама, Әлмәт шәһәрләрендә урнашкан 14 мәктәп турында бара.