БДИ-2010
15 Feb, 2010 Сылу 0
Бердәм дәүләт имтиханының рәсми мәгълүмати порталында яңа документ урнаштырылган. Сүз "Барып җитәргә авыр, ерак булган һәм Россия Федерациясеннән читтә урнашкан гомуми белем бирү оешмаларында БДИны оештыру һәм үткәрү буенча методик тәкъдимнәр" исемле документ турында бара. Методик тәкъдимнәрне Мәгариф өлкәсендә күзәтү федераль хезмәте юллый.