МДУда нанотехнологияләр буенча магистратура барлыкка киләчәк
21 Mar, 2008 Кунак
Мәскәү дәүләт университеты базасында нанотехнологияләр буенча магистратура ачылачак. Бу турыда Россия Федерациясенең вице-премьеры Сергей Ивановка сылтама белән “Интерфакс” хәбәр итә.
“Без нанотехнологияләр буенча, шул исәптән МДУ базасында да, илдәге барлык вузларның сәләтле бакалаврларын җыючы магистратура ачарга булдык” ди Иванов.
Аның сүзләренә караганда, магистратурада физиклар, химиклар, медицина буенча укучылар, мәгълүмати технологияләр буенча белгечләр укыячаклар. Вице-премьер ассызыклап үткәнчә, беренче курстан ук нанотехнологияләр буенча белгечләр әзерләү “гомумән мәгънәсезлек”. Ә менә магистратурада әлеге фәнне “үзләштерергә” мөмкин булачак.