Нанотехнологияләр буенча I шәһәр студентлар олимпиадасы узачак
www.mon tatar.ru
2008 нче елның 6 нчы апрелендә нанотехнологияләр буенча I шәһәр студентлар олимпиадасы үтәчәк.
Әлеге олимпиада Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан дәүләт университеты, Казан дәүләт технология университеты, А.Н.Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университеты, “Идея” инновацион-җитештерү технопаркы” ААҖ инициативасы белән уздырыла.
Олимпиадада көндезге бүлектә укыган Казан шәһәре вузларында, шулай ук башкала территориясендә урнашкан югары уку йортларының филиалларында укыган барлык курс студентлары да катнаша ала. Катнашучыларның яшьләре чикләнмәгән. Конкурстан тыш югары уку йортларының укытучылары, аспирантлары һәм мәктәп укучылары да олимпиадада катнашу мөмкинлегенә ия.
Олимпиаданың биреме булып – дисциплинар характердагы биремнәрне чишү тора. Ә аның өчен химия, физика, биология, логика, математика һәм информатиканы белү кирәк. Олимпиадада катнашучы-студент үзенең булган белемнәрен һәм иҗади, интеллектуаль мөмкинлекләрен генә күрсәтеп калмый, ә нанотехнологияләр өлкәсендә кызыклы һәм күп кенә әйберләр беләчәк.
Олимпиада Казан дәүләт университетының төп бинасында, беренче физик аудиториясендә үтәчәк. Башлана 10 сәгать 00 минутта.
Игътибар!
Иң элек теркәлү үтәргә кирәк!
Теркәлү формасын һәм олимпиада турындагы тулырак мәгълүматны http://www.nanotech-kazan.narod.ru сайтыннан таба аласыз.