Көмеш медальләрне алу кыенлашты
Билгеле булганча, хәзер югары уку йортына кергәндә алтын һәм көмеш медальләрнең тәэсире юк. Ләкин кайбер югары уку йортлары ассызыклавынча, бертигез баллар җыйган ике абитуриентның берсен сайларга кирәк булган очракта, урын “көмеш” яисә “алтын” медале булган кызлар-егетләргә биреләчәк.
Медальләрнең элеккеге көче бетсә дә, кыйммәте үзгәрмәде. Шәһәр мэрлары исеменнән истәлек-медальләр, кыйммәтле бүләкләр кемгә артык булыр иде икән. Өстәвенә, хәзер әлеге медальләрне бирү таләпләре дә үзгәрде. Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы раслаган яңа кагыйдәләр буенча, көмеш медальләр алырга планлаштырган укучыларга 10 һәм 11 нче сыйныфта яртыеллык һәм еллык билгеләрдән нибары ике генә “дүртле” алырга рөхсәт ителә. Калган билгеләр “бишле” булырга тиеш. Исегездә булса, элек 10 нчы сыйныфның беренче яртыеллыгында билгеләр “дүртле”ләрдән генә торган очракта да медаль бирелә иде.