Татар теле кемгә кирәк?
2008 нче елның 21 нче мартында “Ирек мәйданы” дискуссион клубының “Татар теле кемгә кирәк?” дигән тема астында утырышы узачак. Фикер алышуга алынган әлеге тема бүгенге көндә татар халкы өчен иң актуаль сорау. Һәм әлеге сорауга татар интеллегенциясе җавап бирергә тырышыр.
“Ирек мәйданы” дискуссион клубы сезнең игътибарга түбәндәге сорауларны тәкъдим итә:
1 нче караш: Ел саен Казанның урта белем бирү йортларын 16 мең укучы татар телен укып тәмамлый. Әмма, шуңа да карамастан, Казанда татар телендә сөйләшүчеләр һәм укучылар саны артмый. Моның сәбәпләре нидә? Нәрсә эшләргә кирәк?
2 нче караш: Бүген татар телендә белүче һәм, иң мөһиме, сөйләшүчеләр күз алдында үсә бара. Татарстанның теләсә кайсы шәһәрендә, шулай ук Россия шәһәрләрендә дә татар телендә сөйләшүчеләрне еш ишетергә була. Ә урыс теле үз позициясен югалта бара. Укымышлы яшьләр үз телләрендә сөйләшергә тырышалар! Бу исә, Россия җәмгыяте өчен куркыныч тудыра. Татарларның шундый үсешенә ничек каршы торырга? Ни өчен алар җиңеп киләләр?