УФАДАГЫ татар гимназиясе җиңүе
Уфадагы 65нче санлы татар гимназиясе зур җиңү яулады. Санкт-Петербург шәһәрендә ЮНЕСКО оешмасы кысаларында оештырылган “Иң матур мәктәп” халыкара бәйгесендә җиңеп чыкты татар гимназиясе.
Гимназия директоры Анфисе Галимҗанова бу җиңүнең нигезендә укытучылар коллективының күпьеллык тырыш хезмәте ятуын ассызыклады. “Әлеге халыкара бәйгедә мәктәпләр һәм гимназияләрнең тышкы һәм эчке матурлыгы, музейлары, мәктәптә нәшер ителүче газета, ата-аналар шурасы эшчәнлеге, укучыларның өлгереше һәм тәртибе бәяләнә, - ди А. Галимҗанова. - Безнең гимназияне дә һәрьяклап тикшерделәр, сынадылар. Һәм менә зур җиңү килде. Бу инде безгә тагын да зуррак дәрәҗә генә түгел, ә күбрәк җаваплылык та өсти.
65нче санлы татар гимназиясе Уфада да иң яхшылардан санала. Биредә укучыларның сәләтләрен арттыру өчен бихисап түгәрәкләр, ансамбльләр дә эшли. Балалар төрле олимпиадаларда һәрчак зур җиңүләр яулый.
Чыганак: www.tat.tatar-inform.ru