"Байтик" көтә!
11 Feb, 2010 Сылу 0
Информатика белән кызыксынучы 9-11 нче сыйныф укучылары өчен республикакүләм белем бирүче смена узачак, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы.
Укуларны 2010 елның 2-7 нче мартында, гадәттәгечә, “Байтик” компьютер лагерында уздыру планлаштырылган. Чара Яшь программистларның XIV Республика бәйгесенә әзерлек кысаларында мәктәп укучыларының һөнәри ориентлашуына булышу, кызлар-егетләрдә иҗади активлык арттыру максатыннан уздырыла. Лекция һәм гамәли сәгатьләрне республикабыз югары уку йортларының укытучылары һәм “Мәгарифтә мәгълүмати технологияләр үзәге” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте хезмәткәрләре үткәрәчәк.
Тулырак мәгълүмат www.baitik.centrito.ru сылтамасы, яисә 8-(84365)-236-74 телефон номеры буенча.