Алтынга нәҗес ябышмас
Халкыбызның бөеклеген, ул биләгән дәүләтләрнең (Болгар, Алтын Урда, Казан ханлыгы) гомумкешелек тарихында тоткан урынын аның бөек һәм затлы шәхесләреннән башка күз алдына китерү мөмкин түгел.
Казан тарихында милләтебезнең сөекле ханбикәсе, асыл заты Сөембикәнең роле гаҗәеп зур. Сөембикәсен, аннан соң дәүләтчелеген югалткан татар халкы легендалар һәм бәетләрдә аны сагынып сөйләгән, исемен данлаган. Әдипләребез Сөембикә турында язган романнарында, аның исеме белән бәйләп, татар халкының тарихтагы бөек ролен, рухи һәм мәдәни дөньясының байлыгын күрсәтергә омтылганнар. Ничәмә-ничә буын мәктәп баласы “Сөембикә бәете”н укып үскән, татар халкының ачы фаҗигасен үз йөрәге аша уздырган. Шагыйрьләребез, рәссамнарыбыз әсәрләрендә тудырылган Сөембикә образы гүзәллек символына әйләнгән. Милләтебез сагында торучыларны аның изге исеме зур көрәшләргә рухландырган.
Бүгенге дөньяда, ягъни рухи кыйммәтләр югала барган бер чорда, Сөембикә исеме яшь буын өчен, кыйбласын югалтмыйча, алга барырга, дөрес яшәргә өйрәтүче маяк булып тора.
Сөембикәне Мәскәүгә тоткын итеп озатканнан бирле 458 ел вакыт узган, ә татар халкы күңелендәге җәрәхәт һаман да әрни, йөрәкләрдән кан саркып тора төсле. Сөембикә диюгә, Казан халкын, бигрәк тә гади халыкны хөрмәт иткән, аны бөтен йөрәге белән яраткан гүзәл ханбикә образы килеп баса. Әйе, халкыбыз Сөембикәне изгеләр рәтенә куеп зурлый. Сөембикә манарасы янында еш кына намаз укып утыручы хатын-кызларны очратырга була. Әйтерсең лә алар күңелләрендәге борчу-шатлыкларны Сөембикәнең үзе белән уртаклашалар. Халык бу манараны изге урынга саный икән, бу юкка түгел. Ниндидер күзгә күренмәс сихри көч – Сөембикәгә булган хөрмәт, аны ярату хисе китерә аларны монда.
Милләтебезнең горурлыгы булган Сөембикәне Казан ханлыгы тарихының аерылмас бер өлеше дип карасак та, бу шәхесне тиешенчә зурлыйбызмы, аңа ихтирам саклыйбызмы соң без? Әйдәгез, бу сорауга җавап бирү өчен, мәсьәләне төрле яклап тикшереп карыйк.
Казан ханлыгы һәм Сөембикә турында 19-20 нче гасыр чикләрендә яшәгән Р. Фәхретдин, Һ. Атласи, З. Вәлиди кебек тарихчыларыбыз, урыс тарихчысы М. Худяков һәм хәзерге чор татар тарихчылары Ф. Урманче, Р. Фәхретдинов, Р. Әмирханов, шулай ук язучыларыбыз М. Хәбибуллин, Р. Батулла һ.б. Сөембикә турында шактый бай эчтәлекле күләмле әсәрләр иҗат иттеләр, аның исемен мәңгеләштерделәр, татар тарихын яктыртуга һәм баетуга зур өлеш керттеләр. Халкыбыз аларга бик рәхмәтле.
Бүген милләтебез өчен исеме дә калкан булып торырлык Сөембикәбезнең тарихи ролен киметергә тырышу, милләтебезне кимсетергә, аның дәрәҗәсен төшерергә теләү сизелә башлады. Болай да татар тырнагы астыннан кер эзләргә яратучыларның тегермәненә су кою яки, икенче төрле әйткәндә, үзең утырган ботакка балта чабу белән бер бит бу! Сүз менә нәрсә турында бара. “Мирас” журналының 2001 елгы 10 нчы санында К. Латыйпның “Сөембикә хатасы” исемле тарихи поэмасы басылып чыккан иде. Поэманың тел-сурәтләү чараларына, авторның язу өслүбенә тукталып тормыйча, турыдан-туры аның эчке мәгънәсенә игътибар итик. Тарихка кагылып, Сөембикәнең хатасын “эзләп табып”, аны халык хөкеменә тәкъдир итәрлек тә булгач, бик җитди нәрсәдер бу, дип уйлап, мин аны кат-кат укып чыктым. Өлкән яшьтәге шагыйрьнең бу әсәре мине шаккаттырды.
Ханлык таҗыннан ваз кичеп,
Казаннан китеп,
Сөембикә зур ялгышты, – дип яза автор. Алга таба ул Сөембикәне:
Үзе гаепле,
Көтмәгәндә, уйламаганда
Таҗдан ваз кичте.
Казаннан китте, Иван йомышчысы Шаһгалине таҗлы итте, – дип гаепли.
Димәк, поэмадан аңлашылганча, Сөембикә, ханлык таҗыннан ваз кичеп, Мәскәүгә үзе теләп киткән булып чыга. Шуны искә төшерик: ...
Тулысынча әлеге мәкаләне http://tarkhanova.ru сайтының теркәлгән кулланучылары укый ала.