Витаминнар – сәламәтлек дуслары
Сәламәтлек өчен витаминнарга бай төрле ашамлыклар белән туклану шарт. Мондый кешеләр сирәк авырыйлар һәм таза булып үсәләр. Бер генә төрле азык, мәсәлән, шикәр яисә тозлаган ит белән тукланган кеше сәламәт яши алмаска мөмкин. Күрәсез, шикәр һәм тозлаган ит туклыклы булса да, алар белән генә сәламәт яшәп булмый.
Витаминнар кеше организмындагы төрле ферментлар составына керәләр һәм матдәләр алмашу процессын яхшырталар. Организмда теге яки бу витамин җитешмәсә, матдәләр алмашу бозыла, күзәнәк һәм тукымаларны кислород белән тәэмин итү йомшара, төрле органнарда авыру күренешләре барлыкка килә, балаларда үсү туктала, организмның йогышлы авыруларга каршы тора алу сәләте кими.
Витаминнар кеше организмына сәламәтлекне ныгытуда һәм төрле йогышлы авыруларга каршы тора алу сәләтен күтәрүдә ярдәм итәләр. Шуңа күрә витаминнарны без сәламәтлекнең дуслары дип атыйбыз.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Витаминнар – сәламәтлек дуслары | 12.32 KB |