Кавказ халыклары музыкасы (IV нче сыйныф өчен музыка дәресе)
Бүген без сезнең белән Кавказ буе халыклары музыкасы белән танышабыз.
Кавказда әрмән, азәрбайҗан, грузин, абхаз, ингуш, чечен, осетин һ.б. халыклар яши. Музыкада бу халыкларның холкы һәм темпераменты бик ачык чагылыш таба. Аларның музыкасы яхшы, эмоциональ, төрле характерлы һәм музыкаль иҗатлары бик борынгыдан килә.
Грузин халык җырлары – күп тавышлылар. Грузиннарда хорда җырлау мәдәнияте югары үсеш алган. Анда аерым ирләр яки хатын-кызлар тавышыннан гына торган хорлар бар, аларда элек-электән катнаш хорлар булмаган. Хорда күбрәк өч тавышка җырлыйлар: төп көйне уртадагы тавыш башкара, ә югары һәм түбән тавышлар төп көйне бизәкләп тулыландырып торалар.
Грузин халык җырлары күбесенчә а капелла (музыка коралларсыз) башкарыла. Халык көйләрен чирттереп уйнала торган кыллы пандури һәм чонгури дигән музыка коралларына кушылып та җырлыйлар.
Хәзер мин сезгә грузин халык җырын уйныйм, ул “Сулико” дип атала. Бу кыз исеме, ул күп тавышка башкарыла торган җыр.
(“Сулико” җырын башкару).
- Нинди характерда бу җыр?
(тыныч, ягымлы, моңлы).
Хәзер бу җырны халык оркестры башкаруында тыңлагыз.
- Җырның яңгырашы үзгәрдеме?
(ул тагын да ныграк матурланды, нурланды; без анда балалайка тавышына охшаган – пандури һәм чонгури тавышларын ишетәбез).
Азәрбайҗан һәм әрмән музыкасы шулай ук борынгыдан килә.
Аларның халык җырлары – бер генә тавышлы. Аңа карамастан алар бик матур һәм моңлы, күбесе бию белән бергә башкарыла. Арасында катлаулы ритмлыларыда да, салмак, җитез темплылары да бар.
Хәзер мин сезгә популяр азәрбайҗан җырын башкарам. Аның авторы композитор Гусейнли, “Чебиләрем” дип атала.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Кавказ халыклары музыкасы | 15.35 KB |