Олимпиада - ЭКОЛОГИЯ - нәтиҗәләр
Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итүенчә, мәктәп укучылырының экологиядән Бөтенроссия олимпиадасы региональ этабы нәтиҗәләре билгеле. Моны дәлилләүче боерыкны беркетелгән файлда табарга мөмкин.
Бө өлкәдәге белемнәрен тикшерергә республикабыз муниципаль берәмлекләреннән 126 укучы килә. Олимпиада оештыру комитеты һәм жюри әгъзаларына тәкъдим ителгән материаллар нигезендә урыннар түбәндәгечә бүленгән.
I урынны Казан шәһәре Совет районының 159 нчы лицее 9 нчы сыйныф укучысы Олег Шамаев, Вахитов районының КДУ каршындагы лицееннан 11 нче сыйныф укучысы Эмилия Сафиуллина, Түбән Кама районы Красноключинск урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Валерия Волкова ала. Призерлар һәм бүләкләнәчәк укытучылар исемлеген исә беркетелгән файлда табарга мөмкин.