Кечкенә гигант динозаврлар
Гигант динозаврларның ерак “бабалары” нинди зурлыкта булган? Кытайның төньяк-көнбатышында табылган калдыклар аларның гаҗәп кечкенә булуларын дәлилли. Безгә таныш динозаврларны эволюция шундый үстергән икән.
Динозавр өчен нәрсә капкын була ала? Хәтта бер генә динозаврга түгел, ә берничәгә? Моңа кечкенә генә ләпекле күлләвек тә җитә. Шундый баткак суга эләккән динозаврлар бер-берсенә ябышып чыгарга маташкан. Ләкин котылу юк. Гасырлар баткаклыкны ташка әйләндерә. 160 миллион елдан соң галимнәр шул күлләвектә батып һәлак булган динозаврларга тап була.
Табылдык зур тарихи кыйммәткә ия. Җир шарының аз өйрәнелгән геологик чоры турында яңа ачышлар ясарга галимнәр. Әлеге чор 165 миллион ел элек башланып 155 миллион ел элек тәмамлана. Пангея континенты шуш вакыт аралыгында кисәкләргә ярыла, динозаврлар исә эволюцион үсеш кичерә.