Тьюторлар өчен курслар
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының “Тьютор курслары турында”гы 2559/09 номерлы карары һәм Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү Институты заказы нигезендә “БДИ тьюторларын әзерләү” проблемасыннан предмет-укытучыларның квалификациясен күтәрү курслары башланды. Бу турыда Мәгарифне үстерү Иснтитуты хәбәр итә.
2010 елның 1-6 нчы февралендә беренче агым укытучылар белемен күтәрәчәк. 8-13 нче февральдә исә рус теле, рус әдәбияты, татар теле, татар әдәбияты, инглиз теле, тарих, җәмгыять белеме, физика фәннәрен укытучы педагоглар өчен дистанцион курслар башланачак.
8 нче, 15 нче, 22 нче февральдән, 1 нче һәм 9 нчы марттан старт алачак тьютор курслары турында мәгълүмат беркетелгән файлда яисә уку йорты сайтында (http://www.iro-rt.ru/node/483).