Башлангыч сыйныф укытучылары квалификациясен күтәрү
4 Feb, 2010 Сылу 0
Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү Институтының башлангыч белем бирү кафедрасы агымдагы елның 22 нче февраленнән 5 нче мартына кадәр башлангыч сыйныф укытучылары, озынайтылган көн төркеме тәрбиячеләре, мәктәп һәм район методик берләшмәләре җитәкчеләрен квалификация күтәрү курсларына чакыра. 2010-2011 уку елында беренче сыйныфлар белән эшләүче педагоглар әлеге курсларга аеруча игътибар итсен, дип хәбәр итә уку йорты.
Укулар “Шәхси ориентлашкан белем бирүне үстерү проблемалары һәм перспективалары” темасына уза. Тулырак мәгълүмат белән киләсе сылтама буенча танышырга мөмкин: http://www.iro-rt.ru/node/485