Ришвәтчеләр тотылды
2010 елның 1 нче февралендә 60 мең күләмендә законсыз акчалата бүләк биргән вакытта Казан дәүләт финанс-икътисад институты проректоры һәм Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча министрлыгы хезмәткәре тотыла.
Вакыйганың тарихы. 2009 елда Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади җинаятьләргә каршы көрәш идарәсенә Казан дәүләт финанс-икътисад институты бинасында массакүләм-спорт чараларын уздырганда Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм минситрлыгы бюджет акчаларын урлау һәм ришвәтчелек фактлары булуы турында мәгълүмат җиткерелә. Тикшерү барышында түбәндәгеләр ачыклана. 2007 ел ахырында Татарстан Республикасының дәүләт заказлары Агентлыгы тарафыннан Казанның ике югары уку йорты тулайторагы нигезендә спорт-күңел ачу мәйданчыкларын оештыру буенча электрон аукцион үткәрелә. Әлеге тулайторакларның берсе КДФЭИныкы була. Контракт шартлары буенча, 500 мең сум тирәсе бюджет акчаларына югары ук йортларында массакүләм-спорт һәм мәдәни чаралар уздырырга кирәк була.
Аукционда билгеләнгән эшне иң аз суммага үтәргә риза булган Казанның җаваплылыгы чикләнгән бер җәмгыяте җиңә. Ләкин эш контракт төзүгә барып җитә алмый. Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм минситрлыгының әлеге заказ өчен җаваплы заты ҖЧҖ директорыннан контракт үтәүдән баш тартуны яисә заказны башка бер фирмага күчерүне таләп итә. ТР дәүләт заказлары агентлыгы тарафыннан каршы җәзадан куркып, директор заказны башка фирмага бирергә риза була, ләкин күчерелгән акчаның 15 процентын үзендә калуны сорый. Түрә риза була, шулай да гомуми сумманың 3 процентын (15 мең тирәсе) таләп итә.
2008 елда, дәүләт заказы төзелү белән, ҖЧҖ счетына 140 мең күләмендә аванс күчерелә. Әлеге сумманың 3 проценты, килешенгәнчә, Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы хезмәткәренә юллана.
Алга таба министрлык хезмәкәре директорны уку йорты проректоры белән очраштыра. Проректор да үз шартларын куя. Төгәлләнгән эш актларны контрактның 50 процентын аңа күчергән очракта гына бирәсен ассызыклый. Нәтиҗәдә, проректор кесәсе дә 100 мең сумга калыная. Үз чиратында актлар языла, ҖЧҖ счетына контрактның калган акчалары күчерелә.
2009 елның декабрендә ришвәтчелекнең яңа дулкыны. Җәмгыять директоры төгәлләнгән эш актлары нөсхәләрен сорап янә министрлык хезмәткәренә мөрәҗәгать итә. Түрә югалып калмый, саллырак сумма таләп итә. Бу юлы директор түрәгә 170 мең, ә проректорга 60 мең бирергә тиеш була. Чынлыкта, җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять тарафыннан контракта күрсәтелгән бер генә эш тә үтәлми. Бар булганы ришвәтчеләргә акча күчерелә.
Нәтиҗәдә, алда әйтелгәнчә, 1 нче февраль көнне уку йорты проректоры ришвәт алганда тотыла һәм кулга алына. Министрлык хезмәткәренә карата да җинаять яше кузгатыла, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте.