“Заман сыйныф җитәкчесе – 2010”
Сыйныф җитәкчеләре өчен кызыклы мәгълүмат бар. “Сыйныф җитәкчесе белешмәлеге” айлык журналы һәм “МЦФЭР Ресурсы образования” мәгълүмати үзәге “Авыр холыклы балалар” темасына “Заман сыйныф җитәкчесе – 2010” дигән бәйге тәкъдим итә.
Номинацияләр:
• мәктәпнең авыр холыклы балалар белән эшләү системасы;
• авыр холыклы бала сыйныфта.
Бәйге Россия Федерациясе җирлегендә Мәгариф буенча Федераль агентлык, Мәгарифне үстерү Федераль Институты, Мәскәү хөкүмәте мәгариф Департаменты тарафыннан оештырыла.
Бәйге ике этапта узачак. 2010 елның 15 нче маена кадәр катнашучыларны теркәү һәм материаллар кабул итү дәвам итә. Икенче тур 16 нчы май-10 нчы август көннәренә планлаштырылган.
Нәтиҗәләр www.klass.resobr.ru сайтында эленәчәк. Төп бүләк 15 мең сумнан гыйбарәт. Тулырак мәгълүмат беркетелгән файлда.