Диплом артыннан Мәскәүгә
2 Feb, 2010 Сылу 0
Дипломнарның хак булуын раслау процедурасын Россиядә бүгенге көндә бер генә шәһәрдә узарга мөмкин. Әйе, сүз Мәскәү турында бара. Ләкин киләчәктә бу хәл үзгәрергә мөмкин. Россия Федерациясе премьеры Владимир Путин мәгариф мәсьәләләре буенча киңәшмәдә шундый тәкъдим белән чыга. Диплом югалып, аны киредән эшләтәсе булса, яисә эшкә алынучы хезмәткәрнең дипломы законлы икәнен ачыклау соралса, Мәскәүгә барырга туры килә иде. Бу мөмкинлекне башка шәһәрләргә дә бирергә кирәк, дип саный Владимир Путин.
Чыганак: window.edu.ru