Термодинамиканың беренче законын төрле процессларга карата куллану
Изохор процесс. Изохор процесста газның күләме үзгәрми һәм шуңа күрә газның эше нульгә тигез була.
Q = Δ U+ A формуласы буенча ΔU = Q.
Әгәр газ җылынса, газның эчке энергиясе арта. Газ суынганда, эчке энергиясе кими.
Изотермик процесс. Изотермик процесста (T= const) идеаль газның эчке энергиясе үзгәрми. Газга бирелгән барлык җылылык микъдары эш башкаруга китә:
Q =A
Әгәр газ җылылык алса, ул уңай эш башкара. Киресенчә әйләнә - тирәгә җылылык бирсә, тышкы көчләрнең газга карата башкарган эше уңай.
Изобар процесс. Изобар процесста газга бирелә торган җылылык микъдары анын эчке энергиясен үзгәртүгә һәм эш башкаруга китә.
Адиабат процесс. Хәзер без әйләнә-тирәдәге җисемнәр белән җылы алмашу булмый торган системада-гы процессларны карарбыз. Җылы изоляцияләнгән системадагы процессны адиабат процесс дип атыйлар. Адиабат процесста Q=0 һәм эчке энергия үзгәреше бары тик эш башкару исәбенә генә бара:
ΔU=A
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Термодинамиканың беренче законын төрле процессларга карата куллану | 17.91 KB |