Олимпиада-АСТРОНОМИЯ-нәтиҗәләр
2 Feb, 2010 Сылу 0
10-11 нче гыйнварда Татарстан укучылары астрономия һәм космик физикадан Бөтенроссия олимпиадасының региональ этабында катнашкан иде. Апелляция 23 нче гыйнварда үтте. Инде ярышлар тәмам, баллар билгеле. Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы рәсми сайты хәбәрләренә караганда, 28 балл җыеп I урынны Казанның 131 нче физика-математика лицее укучысы Егор Романов ала. Призерлар арасында Буадана А.Л. Зиннатуллин (Исак урта мәктәбе), Сабадан Булат Галимуллин (Корсабаш мәктәбе), Яр Чаллыдан 26 нчы гимназия укучысы И.Жариков, Казанның 94 нче гимназиясе укучысы Д. Макаров һәм 139 нчы мәктәптән Стекольщикова бар.
Җиңүчеләр турында тулырак мәгълүмат беркетелгән файлда.