"Ни өчен яңгыр ява һәм җил исә" (“Әйләнә-тирә дөнья» фәненнән дәрес эшкәртмәсе)
Яңгырның әһәмиятен ачыклау.
- Укучылар, алга карагыз әле. Ни күрәсез? (Балалар рәсемдә бер чәчәк тә үсмәгән аланны күрәләр). Ни өчен монда бер чәчәк тә юк?
- Анда яңгыр яумаган, шуңа күрә чәчәкләр үсмәгән.
- Әйе, укучылар. Яңгыр кирәк. Ләкин яңгыр булсын өчен тагын бер әйбер булу шарт. Ансыз яңгыр булмый. Тагын бер табышмакны тыңлагыз әле. Яңгыр булсын өчен нәрсә кирәк соң?
Йөзәм, ләкин суда түгел,
Йөзәм, сезнең өстә мин.
Шат чагында ап-ак булам
Кайчак кара төстә мин.
Нәрсә ул? (Болыт).
- Әйе, болыт. Ул тамчыларның әниләре.
Ә хәзер бергәләшеп яңгыр теләге телик. (Балалар такмак әйтә).
Яңгыркаем, яу, яу!
Әйбәт түгел яумау!
Кырлар шундый коры -
Яу шуларга туры.
(Алан рәсеме өстенә болыт рәсеме элеп кую).
- Укучылар, менә яңгыр да ява башлады. (Яңгыр яву күренеше №3).
Дәреслек өстендә эш.
- Укучылар, нәрсә инде ул яңгыр? Әйдәгез әле, дәреслектән «Зирәк Ташбаканың» җавабын табып укыйк.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Ни өчен яңгыр ява һәм җил исә | 14.11 KB |