Олимпиада-ФИЗИКА-җиңүчеләр
28 Jan, 2010 Сылу 0
Мәктәп укучылары өчен уздырылучы Бөтенроссия физика олимпиадасының региональ этабы тәмам. Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итүенчә, эшләр тикшерелеп, баллар куелган, җиңүчеләр билгеләнгән. Ике тур нәтиҗәләре буенча 61 балл җыйган Казан кызы – 131 нче физика-математика лицееның 9 нчы сыйныф укучысы Нурия Нургалиева абсолют җиңүче итеп таныла. Призерлар арасында шулай ук Казанның 102 нче гимназиясе укучысы Бус Александрович, 131 физика-математика лицееннан Айдар Сәлихов, Яр Чаллы шәһәренең 326 нчы гимназиясе укучысы Илья Жариков һәм Әлмәттән Артем Мазанов (2 нче лицей) бар.
Тулырак мәгълүмат беркетелгән файлда.