Укытучылар ярыша
Укытучылар елы уңаеннан Казаныбызның Ильяс Әүһәдиев исемендәге музыка колледжында республика күләм конкурс игълан ителде. Конкурста музыка һәм сәнгать мәктәпләрендә укытучы мөгалимнәр үзләренең башкару осталыкларын күрсәтәчәк. Бәйге түбәндәге номинацияләрдә узачак: ялгыз инструменталь башкару, вокал һәм инструменталь ансамбьләр, академик һәм эстрада-джаз вокал.
Татарстанның Мәдәният министрлыгы хәбәр иткәнчә, конкурс бер турда оештырыла. Биредә төрле характердагы ике әсәр башкару каралган. Конкурста катнашу өчен Татарстан район һәм шәһәрләреннән 160 гариза алынган инде, шуларның 34 - Казан каласыннан.
Оештыручылар раславынча, әлеге чара укытучы һөнәренең абруен һәм республика мөгалимнәренең укытудагы иҗади үсешләрен җәелдерүне күздә тота.
Чыганак: www.intertat.ru