“Перспектива” чакыра
27 Jan, 2010 Сылу 0
Укучыларның “Перспектива” исемле I Халыкара инновацион фәнни-техник проектлар бәйгесендә катнашырга әле соң түгел. Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итүенчә, бәйгедә теркәлүнең беренче этабын 12 нче февральгә кадәр озайтканнар.
Биредә Россия Федерацясе мәктәпләрендә белем алучы 10-11 нче сыйныф укучылары, югары уку йортларының I һәм II курс студентлары, башлангыч, урта һөнәри белем бирү оешмалары укучылары һәм техник юнәлешле өстәмә белем бирү оешмаларындә тәрбияләнүчеләр катнаша ала.
Ярыш турында тулырак мәгълүмат белән сез беркетелгән файлда (Нигезләмә) таныша аласыз.