belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > «Йөзгә бер» интеллектуаль уены

«Йөзгә бер» интеллектуаль уены

24 Jan, 2010 root 0
Ресурска кагылышлы рәсем: 
Ресурс авторы: 
Сарман муниципаль районы Җәлил гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Афзалова Алия Мөнәвир кызы

Бу уен «Сто к одному» телевизион уенына нигезләнеп төзелде. Укучыларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, уен гадиләштерелде. Мәктәп укучылары арасында алдан сораштыру үткәрелеп, әлеге җаваплар уенда кулланылышка кертелде. Уенда 6 нчы һәм 7 нче сыйныфларының рус төркемендә укучы балалары катнаша. Сораулар ике командага да бирелә, җавап бирү чират буенча башкарыла. Команданың җавабы сораштыруда катнашкан укучыларның җаваплары белән туры килсә, экранда алар очко белән күрсәтелә. «Йөзгә бер» уены 4 этаптан тора.

- Хәерле көн, укучылар! Бүген без телевизор экраныннан күп кеше яратып карый торган «Сто к одному» уенын үзебез уйнап карарга булдык. Тик бүген аны «Йөзгә бер» дип атап, татарча уйнарбыз. Ике команда укучыларын уенга чакырам. Рәхим итегез! Үзегезгә исем һәм капитаннар сайлагыз. (Укучылар исем һәм капитаннар сайлаган арада хөкемдарлар да билгеләнә.)

- Укучылар! Әлеге уенның тәртибе, кагыйдәләре белән сез инде таныш. Уенны башлыйбыз!

Беркетелгән файлКүләме
Package icon «Йөзгә бер» интеллектуаль уены15.7 KB
Ресурс төре: 
Сценарий
Предметлар: 
Туган якны өйрәнү
Педагогика һәм тәрбия
Сыйныфтан тыш чара
Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 24.01.2010 - 19:24):https://belem.ru/node/2326