belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Бала сөйләмендәге кимчелекләрне ничек төзәтергә? Аны нидән башларга?

Бала сөйләмендәге кимчелекләрне ничек төзәтергә? Аны нидән башларга?

23 Jan, 2010 root 1
Ресурска кагылышлы рәсем: 
Ресурс авторы: 
Тукай районы Мәләкәс урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Умнова Лилия Ивановна

Баланы дөрес сөйләргә өйрәтү, аның сүз байлыгын арттыру, үз фикерен башкаларга ачык аңлаешлы итеп сөйләргә, укырга hәм язарга өйрәтү бик мөhим. Чөнки тел баланың барлык фән буенча белем алуына юл ача, аның фикер йөртү сәләтен үстерә hәм акыл үсешенә ярдәм итә.

Телдәге кимчелек баланың акыл үсешен тоткарлый, фикер йөртүнә комачаулый. Дөрес сөйли алмаган укучы дөрес яза да белми. Шулай ук сөйләмдә кимчелекләр булу балада төрле комплеслар тууга китерә, аралашу процессында психологик киртәләр тудыра.

Баланың телдәге кимчелекләрен төзәтүгә керешкәнче, иң элек баланың кайсы авазларны бозып яки алыштырып әйтүе тикшерелә, hәм ул авазлар исәпкә алына.

Баланың кайсы авазларны бозып әйтүе, аның нинди авазларны төзәтү өстендә эшләргә тиешлеге турында баланың үзенә дә әти-әнисенә дә төшендерелергә тиеш. Һәр бала шөгыль алдыннан 2-3 мин сөйләү hәм сулыш органнарын хәрәкәтләндерергә тиеш.

Авазларны дөресләүдә бала укытучыдан үрнәк алырга тиеш. Мәсәлән, дөресләнергә тиешле аваз кергән иҗекләрне логопед яки укытучы үзе ачык итеп укый, ә укучы авазларны әйткәндә укытучының тел, теш hәм ирен хәрәкәтләрен күзәтергә, авазның ничек ишетелүен игътибар белән тыңларга тиеш.

[С] hәм [З] авазларының нормаль артикуляциясе.

Бу авазларны әйткәндә иреннәр, елмайгандагы кебек, бераз ачыла. Тешләр бераз кысыла (1- 1,5 мм), әгәр [с] авазы [о] hәм [у] авазлары белән рәттән килмәсә, тешләр бераз гына күренеп тора. Телнең аркасының алгы өлеше озынча ялгашсыман хәлгә килеп, өске уртларга таба күтәрелә төшә, hәм тар гына ярык барлыкка килә. Телнең калган өлеше өске кырый тешләргә тия.

Беркетелгән файлКүләме
Package icon Бала сөйләмендәге кимчелекләрне ничек төзәтергә? Аны нидән башларга?20.86 KB
Ресурс төре: 
Мәкалә
Предметлар: 
Татар теле (татар мәктәбе)
Татар теле (рус мәктәбе)
Likes: 
 

Фикерләр

Кунак сурәте

Кунак

17 Февраль, 2010 - 13:30

Permalink

очень хорошее пособие

очень хорошее пособие


URL (яңартылу датасы: 26.08.2012 - 14:09):https://belem.ru/node/2321