Татарстан мөгаллимнәре бәллүр ачкыч өчен ярыша
Бүген Санкт-Петербург шәһәрендә бәйгегә йомгак ясала. Биредә Татарстаннан да ике вәкил бар.
“Йөрәгемне балаларга бирәм” VIII Бөтенроссия бәйгесе өстәмә белем бирү педагоглары арасында уздырыла. Бәйге “Ел укытучысы” Россиякүләм чарасының бик мөһим өлеше. Гадәттә ярышта предмет-укытучылар катнаша. Әйтик, быел Россия Федерациясенең 46 субъектыннан барлыгы 84 педагог ярыша. Елдагыча урыннар 7 номинациядә билгеләнәчәк. Бу фәнни-техник, иҗтимагый-педагогик номинацияләр, сәнгать, туризм-туган якны өйрәнү, физкультура-спорт, уйлап табу һәм декортив-кул сәнгате номинацияләре. Татарстан данын Кукмарадан Расыйх Сәләхов һәм Яр Чаллы шәһәреннән Виктор Громков яклый. Быелгы ярыш яңалыксыз да үтми.
Беренче тапкыр фәнни-техник номинациясендә җиңү яулаган катнашучыга махсус бүләк, Санкт-Петербург шәһәренең үсмерләр иҗаты шәһәр сарае тарафыннан заман министаногы тапшырылачак. Сверлильный станок ярдәмендә үсмерләргә техник иҗатның классик төрләрен өйрәтергә мөмкин булачак.
Ә без Татарстан укытучыларына уңышлар теләп, җиңүчеләр мәгълүм булганны көтеп калабыз.