Фурсенко хезмәт хакын күтәрү яклы
22 Jan, 2010 Сылу 0
Россиянең төньяк башкаласында узган Укытучы Елы ачылышында Мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко укытучыларның хезмәт хыкы мәсьәләсен күтәрде.
“Хезмәт хакы турында сөйләгәндә, безнең өчен төп критерий - региондагы педагогларның хезмәт хакы
урындагы икътисад буенча түләүдән дә ким булмавы”, дип белдерде Андрей Фурсенко.
Россиядә белем бирү көчле демографик төшенкелек шартларында эшли, дип искә төшерде министр. Димәк, алга таба югары мәктәптә төркемнәрне тутыру авыр булачак. Шуңа күрә педагогик югары уку йортлары ректорлары алдында абитуриентларны нәкъ менә мөгаллим һөнәренә кызыктыру проблемасы тора.