МДТУ “канатлы” булды
21 Jan, 2010 Сылу 0
Россиянең иң эре авиакомпанияләренең берсе “Аэрофлот” Мәскәү дәүләт техник университетына Ту-154М самолетын бүләк итте. Бу турыда уку йортының матбугат үзәге хәбәр итә.
Билгеле булганча, авиакомпания кулланыштан төшкән Ту-154 очкычларын урнаштыру мәсьәләсен хәл итә, дигән хәбәр чыккан иде. «Аэрофлот»ның рәсми вәкиле Ирина Данненберг сүзләренә караганда, техниканың бер өлеше сатылачак, ә бер өлешен чималга эшкәртәчәкләр. МДТУ ректоры исә үз чиратында самолет эшли, дип ассызыклый.
«Самолетның техник хәләте нормада. Борт системасы, двигатель һ.б. эшли. Безнең белем бирү аквапаркына кыйммәтле бүләк бу, дигән ректор Борис Елисеев.