Казанда Татарстан Мәгълүматлаштыру академиясе оешуның 15 еллыгын билгеләп үтәләр
Бүген Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт һәм муниципаль идарә академиясендә “Эшчәнлекнең барлык өлкәләрендә инновацион технологияләрне эшләү һәм гамәлгә кертүгә бәйле проблемаларны хәл итүдә Хөкүмәтнеке булмаган фәнни–иҗтимагый оешмаларның роле” дип исемләнгән Халыкара конференция уза. Форум Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру академиясе оешуга 15 ел тулу уңаеннан үткәрелә.
Чараны Татарстан Министрлар Кабинеты, Татарстан Республикасының Мәгълүматлаштыру академиясе, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт һәм муниципаль идарә академиясе, Проблемалы анализ һәм төбәк дәүләт– идарә итүне проектлаштыру үзәге оештыра.
Халыкара конференция программасы икътисадның реаль секторы һәм социаль–хокукый процессларның тотрыклы үсешен тәэмин итү проблемаларын колачлый, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт һәм муниципаль идарә академиясенең мәгълүмат һәм тышкы элемтәләр бүлеге.
Конференциядә әйдәп баручы галимнәр, Татарстанның югары уку йортлары вәкилләре һәм белгеч–практиклар, шулай ук чит илдән килгән кунаклар катнаша.
Чыганак: www.tat.tatar-inform.ru