"Пробный" БДИ 21 нче апрельдә узачак
Күптән түгел Рособрнадзор Россия Федерациясе субъектларының хакимият органнарына 2008 нче елда “Пробный” БДИ үткәрү турында хат юллады.
Быел сынап карау өчен уздырылучы бердәм дәүләт имтиханы 21 нче апрельдә математика һәм рус теленнән үтәчәк. Аны үткәргәндә бердәм контроль үлчәгеч материаллары кулланылачак. Имтихан тапшырганнан соң, аның нәтиҗәләре эшкәртеләчәк. Әмма мондый БДИга федераль дәрәҗәдә шкала кую каралмаган. Сынап карау өчен уздырылучы Бердәм дәүләт имтиханына сайлап алынган һәм тапшырылачак башка фәннәр исә Россия Федерациясе субъектларында 2008 нче елның 20 нче мартына кадәр билгеле булачак.
Быел БДИ математика, рус теле, әдәбият, физика, химия, биология, география, Россия тарихы, җәмгыять белеме, чит телләр (инглиз, француз, немец телләреннән), информатика һәм ИКТ фәннәреннән уздырылачак. Россия Федерациясенең конкрет субъектларында уздырылачак БДИның гомуми фәннәр исемлеген регионнар үзләре сайлыйлар.