Яңа ел каникулларыннан соң Казан мәктәпләрендә туклану бәясе артачак
25 Dec, 2009 Сылу 0
Бүген 12 сәгатьтә Казан шәһәре Башкарма комитетында киләсе елның 11 гыйнварыннан Казан мәктәпләрендә туклану бәясе арту мәсьәләсенә багышланган брифинг була. Журналистлар белән очрашуга шәһәрнең мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Гәрәев белән азык-төлек һәм социаль туклану департаменты җитәкчесе Марат Каһарманов килер дип көтелә.
Казан мэриясеннән алынган мәгълүматта әйтелгәнчә, анда сүз мәктәптә туклану бәясенең бүгенге 21,5 сумнан 29 сумга кадәр күтәрелүе хакында барачак. Бу мәктәп ризыгының көнлек үзкыйммәте исә киләсе ел башына 51 сум 77 тиен тәшкил итүенә бәйле.
Чыганак: www.tat.tatar-inform.ru