2010 ел - Укытучы Елы
16 Dec, 2009 Сылу 0
Билгеле булганча, 2010 ел мөгаллимнәр елы итеп расланды. Бу уңайдан, Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы E-generator компаниясе белән берлектә “Укытучы Елы” проекты эмблемасын булдыруга бәйге игълан иткән иде. Кичә беренче нәтиҗәләр чыгарылды. Бәйгедә катнашкан 61 эштән Интернет тавыш бирү юлы белән финалист-эмблемалар билгеләнде. Алар – 30.
Алга таба беренче өчлекне алган авторларга саллы бүләкләр каралган. Әйтик, 1 нче урынга - 100 000 сум, 2 нче урынга - 30 000 сум, 3 нче урынга 10 000 сум биреләчәк. Эмблемаларны киләсе сылтама буенча күрә аласыз: http://www.sostav.ru/columns/teachyear/winners/