Финанс базар буенча V Бөтенроссия олимпиадасы
Үз көчләрен сынап карарга әзер өлкән сыйныф укучыларын теркәү төгәлләнде. Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итүенчә, Татарстаннан ярышта 190 укучы катнашачак. (Алар исемлеге белән беркетелгән файлда танышырга мөмкин.) Гомуми катнашучылар саны исә 4000нән артык.
3 нче декабрь көнне олимпиаданың оештыру комитеты кызларга-егетләргә I тур биремнәрен юллау процессын төгәлләде. Гыйнвар ахырында, җыйган баллар нәтиҗәсендә, II турга юллама алган укучылар билгеле булачак. Соңгысын 2010 елның 16-20 нче февралендә уздыру планлаштырыла.
Олимпиаданы Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә Финанс базар буенча Федераль хезмәт һәм Фонд базары һәм идарә институты уздыра.
Россия мәктәп укучылары олимпиадалары советы әлеге ярышны 2009/2010 уку елында узачак олимпиадалар исемлегенә керткән. Димәк, җиңүчеләр, икътисад, идарә һәм хокук белгечлеге буенча югары уку йортларына укырга кергәндә, ташламаларга ия булачак.