ЧЫГАРЫЛЫШ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ! ИГЪТИБАР!
Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы рәсми сайты хәбәр итүенчә, 2010 елда югары уку йортларына укырга керү кагыйдәләре һәм кабул итү имтиханнары исемлеге билгеләнде.
Мәгарифтә дәүләт сәясәте департаменты директоры Игорь Реморенко ассызыклавынча, бу абитуриентларга булачак һөнәрен иртәрәк сайларга, имтиханнарга яхшырак әзерләнергә ярдәм итәчәк. Кабул итү имтиханнарының яңа исемлеге югары белемнең яңа стандартларына туры китерелгән.
2009 ел белән чагыштырсак, үзгәрешләрләр булса да, алар күп түгел. Әйтик, югарф уку йортына укырга алыну этаплары 3тән 2гә калдырылды, уку йортларыны профилле булмаган предметлардан да минималь баллар киртәсен билгели алу мөмкинлеге бирелде, максатчан программа буенча укырга алынучылар саны 30дан 20 проценка киметелде һ.б.
http://mon.gov.ru/dok/akt/5270/ сылтамасы буенча 2010 елда узачак Бердәм Дәүләт имтиханын уздыру тәртибе белән танышырга мөмкин.
Беркетелгән файлда гражданнарны дәүләт аккредитациясенә ия югары һөнәри белем бирү мәгариф оешмаларына кабул итү тәртибе һәм имтиханнар исемлеге белән таныша аласыз.