Әйтемнәр һәм мәкальләргә анализ. А.Яхин методикасына нигезләнеп эшләнгән 5 нче сыйныф өчен татар әдәбиятыннан дәрес эшкәртмәсе
Халык иҗаты жанрларының берише тормыш күренешләренә, вакыйгаларына турыдан-туры бәя бирә һәм кешеләрне шул шартларга яраклашырга өйрәтә. Икенче төркеме, киресенчә, тормышның үзен үзгәртә. Беренче төркемгә әйтемнәр, мәкальләр, табышмаклар, җырлар керә. Икенче төркем мәзәк, әкиятләр һәм героик дастаннар кебек жанрларны эченә ала. Ә хәзер без әйтемнәр белән мәкальләргә тукталыйк.
Әйтемнәрне халык иҗат иткән. Алар барысы да кыска, матур хикмәтлеләр. Әйтемнәрнең вазыйфасы - нәрсәнеңдер сыйфат дәрәҗәсен күрсәтү. Кулланышта бөтеннең өлеше була, ягъни тормыш вакыйгасының бер сыйфатына бәя булып килә.
Әйтемнәрнең бик мөһим үзенчәлеге шунда. Алар төрле вакыйгаларда төрле мәгънә төрле хискә ия булып килә. Әйтемдә текстның тотрыклы булуы хас, ул да сөйләмне сәнгатьчә бизәү, аның эмоциональ көчен арттыру өчен хезмәт итә. Әмма әйтемнең мәкальдә булган дидактик гомумиләштерү, хөкем-нәтиҗә ясау сыйфаты юк.
Татар халык иҗаты китабыннан мисал китерәбез. Мәсәлән юк кына нәрсәне зур итеп, күпертеп сөйләүне” энәдән дөя ясау” диләр. Тәккәбер, мин-минле кешене: “Алланың кашка тәкәсе булдыңмы әллә?” - дип әрлиләр. Күрәсез, укучылар, бу мисалларның берсендә дә гомумиләштереп әйтелгән хөкем юк.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Әйтемнәр һәм мәкальләргә анализ. | 7.04 KB |