Татарстан Россиянең инновацион белем бирү программалары конкурсында тәкъдим ителәчәк
Татарстан Республикасының 16 башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре II Бөтенроссия инновацион белем бирү программалары конкурсында катнашачаклар. Әлеге конкурста катнашырга Россия Федерациясенең 59 субъектыннан 221 гариза килгән. Татарстан конкурста Казан, Түбән Кама, Әлмәт, Бөгелмә, Чистай, Алабуга шәһәрләренең белем бирү учреждениеләрен тәкъдим итәчәк.
Әлеге 16 башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү учреждениесе конкурс комиссиясе экспертизасы үтәчәк. Нәтиҗәсе 2008 нче елның апрель урталарында ясалачак, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте.
2007 нче елда Татарстанның 4 (Яр Чаллы шәһәренең 57 нче номерлы, Алексеевскийның 97 нче номерлы, Апасның 92 нче номерлы һәм Казанның 19 нчы номерлы) профессиональ лицее инновацион белем бирү программаларын гамәлгә кертеп конкурсның җиңүчеләре дип табылганнар.
Бүген җиңүче учреждениеләр базасында машина төзү, нефтехимия һәм авыл хуҗалыгы профильләре буенча һөнәри белем бирү үзәкләре төзелә. Түбәндәге һөнәрләр буенча: “Эретеп ябыштыручы”, “Төзү эшләре остасы”, “Авыл хуҗалыгында тракторчы-машинист”, “Киң профильле станокчы” эшче төркемнәр булдырылган.