Балалар бакчаларында эшләүчеләрне мәгълүмати-коммуникацион технологияләргә өйрәтәләр
8 Dec, 2009 Сылу 0
Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү институты агымдагы елның 14-25 декабрь көннәрендә мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре һәм педагоглары өчен белем күтәрү курслары оештырылу турында хәбәр итә. Курслар “Мәктәпкәчә белем бирү системасында – заманча мәгълүмати-коммуникацион технологияләр” дигән темага уза.
Уку вакытында балаларның шәхесен үстерүдә мәгълүмати-коммуникацион технологияләр куллану, компьютер уеннары һәм үстерелешле компьютер программаларын психологик яктан бәяләү критерийлары, челтәрдәге технологияләргә читтән торып (дистанцион) укытуга кагылышлы проблемалар күтәрелә. Бу хакта институтның рәсми сайты хәбәр итә.
Чыганак: www.tat.tatar-inform.ru