Татарстан Республикасы Прокуратурасы конкурс игълан итте
Татарстан Республикасы прокуратурасы Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә 10-11 сыйныф укучылары арасында иншалар конкурсын игълан итте.
Конкурс мәктәп укучыларын тәрбияләү, гаилә институтының статусын ныгыту, яшүсмерләр арасында хокук бозулар, җинаять һәм наркомониягә каршы профилактика, сәламәт яшәү рәвешен пропогандалау максатларыннан чыгып уздырыла.
"Инша темасын укучы үзе сайлый. Ул үзенең иншасында гаиләсенең кызыклы гореф-гадәтләрен, балаларга, ата-аналарга хөрмәтен, гаилә әгъзаларының эшләренә мөнәсәбәтләрен, хокук сакчыларына, шул исәптән прокуратура эшчеләренә мөнәсәбәтләрен күрсәтә ала. Шулай ук иншада җәмгыятьтәге негатив якларны: җинаятьчелек, наркомания, террорчылык һ.б. тасвирлый ала. Конкрет темаларны ачканда төрле әдәби чыганаклар - якын кешеләрегезнең, танышларыгызның тәҗрибәсен, массакүләм мәгълүмат чаралары материалларын кулланырга мөмкин”,- ди Татарстан Республикасының өлкән ярдәмчесе Равил Вахитов.
Эшләр басма һәм электрон вариантларда 2008 нче елның 10 апреленә кадәр Татарстан Республикасының прокуратурасына түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420111, Казан шәһәре, Кремль урамы, 14 нче йорт, 418 нче кабинет.
Катнашучыларның эшләре конкурска гариза белән бергә җибәрелергә тиеш. Гаризада укучының исеме, фамилиясе, мәктәбе, районы (шәһәре), ИНН һәм страховой полис номеры, туган елы, ае, көне, индекс күрсәтелгән адресы, паспорт мәгълүматлары, укытучысының фамилиясе, исеме, әтисенең исеме күрсәтелергә тиеш.
Конкурста татар һәм рус телләрендә 6 эш җиңүче дип табылачак. Авторларга Татарстан Республикасы прокурорыннан Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырылачак. Шулай ук җиңүчеләр Казан вузларының юридик факультетына конкурссыз һәм бушка укырга керергә тәкъдим ителәчәк.