Россия дипломнарын ИТАЛИЯДӘ таныячаклар
3 Dec, 2009 Сылу 0
Бүген - 3 нче декабрь көнне Россия белән Италия арасында игътибарга лаек килешү төзелергә тиеш. Бу турыда күптән түгел Мәскәү шәһәрендә узган ватандашлар конгрессында Россия Федерацясенең Мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко әйткән иде. Килешүгә кул куелган очракта, ике ил бер-берсенең дипломнарын танырга тиеш булачак. Министр сүзләренә караганда, үзара дипломнарны тану буенча килүшеләр төзү процессы тагын берничә ил белән алып барыла икән.