belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Мөгаллимнәр өчен!

Мөгаллимнәр өчен!

3 Dec, 2009 Сылу 0
Мөгаллимнәр өчен!
Microsoft Office document icon Мәгълүмат.doc

Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү Институты “Федераль дәүләт мәгариф стандартларына күчү шартларында башлангыч мәктәпнең дәрестән тыш эшчәнлек эчтәлеген яңарту” дигән фәнни-гамәли конференция турында яңа мәгълүмат хәбәр итә.

Җыен агымдагы елның 22-23 нче декабрендә узарга тиеш. Конференциянең максаты – федераль дәүләт мәгариф стандартларына күчү шартларында башлангыч мәктәпнең дәрестән тыш эшчәнлеген оештыруда оптималь мөмкинлекләрне өйрәнү һәм формалаштыру. Тулырак мәгълүмат (күтәреләчәк темалар, уку тәртибе) белән беркетелгән файлда таныша аласыз.

Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 03.12.2009 - 12:41):https://belem.ru/node/2172