Начар ишетүче кызлар-малайлар башкару осталыгын күрсәтәчәк
4 нче декабрь көнне Халыкара инвалидлар көне уңаеннан, Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты ярдәмендә начар ишетүче балалар өчен башкару осталыгы республикакүләм бәйгесе оештырачак.
Әлеге чарада I-II төр махсус (коррекцион) мәгариф оешмаларында белем алучы 100дән артык республика баласы катнашырга тиеш. Сүз Бөгелмә, Алабуга, Яр Чаллы, Казан, Әлмәтнең коррекцион мәктәпләрендә тәрбияләнүче укучылар турында бара.
Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматларына караганда, сынау өч номинациядә узачак: ишарәле җыр (соло, дуэт, трио), хореография (бию), ирекле номер (пантомима).
Бәйгене Түбән Каманың Тукай урамы, 21 нче йорт адресы буенча урнашкан Балалар һәм яшьләрнең иҗат йорты кече залында сәгать 14:30да уздыру планлаштырылган.
Элемтә өчен телефоннар да бар: 8 (8555) 39-29-554 41-51-42).